Әфганчыларның истәлеге мәңгеләштерелде
Илебез тарихына кереп калган Әфган сугышы һәр шәһәрдә генә түгел, иң кечкенә авылларның йөрәгенә уелгандыр ул.
Шуннан халык теленә дә «әфганчылар» дигән атама кереп калды. Таулар илендә кылдан нечкә сугыш юлын узган ир-егетләр безнең районда да бар. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребезне ил дә, халык та онытмый. Узган атнаның ялларында нәкъ менә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Күгеш авыл җирлегеннән киткән солдатларга авылларында мемориаль такта куелу тантанасы булды. Әфганстанда Әрә авылыннан алтау, Айдардан бишәү, Күгештән сигез егет хәрби бурычын үтәде.
Җирлек башлыгы Альберт Гатауллин үзенең чыгышында:
– Биредә шулкадәр күп орден-медальләр таккан кешеләрне күрүдән күңелдә горурлык хисе туа. Сезнең батырлык, туган ил дәшкәндә хезмәткә әзер булуыгыз яшь буынны тәрбияләүдә күркәм өлге, – диде ул. – Ә бүген
куелган мемориаль таш бу хакта һәрдаим искәртеп торыр. Белгәнегезчә, безнең авыллардан барлыгы 19 егетебез Әфган сугышында катнашып, исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтты. Бүген егетләребезнең 15е исән-сау, 4есе бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын.
Әлеге егетләрне ис кә алып, бер минут тынлык игълан ителде. Өч залп яңгы рады. Шуннан көчле алкыш лар астында һәйкәлне бәйләп куйган тасманы чишеп җибәрделәр. Халык арасында елап җибәрүчеләр дә, башларын иеп рәхмәт әйтүчеләр дә юк түгел иде. Үземнең дә каз тәннәрем чыкты.
Билгеле, мондый чараларны иганәчеләрсез, оештырып йөрүчеләрсез генә үткәрү мөмкин түгел. Бу эштә активист Марат Әхмәтшин җирлек башлыгына көч-куәт биреп:
– Альберт абый, тирә-күрше районнарда, авылларда Әфган хәрби хәрәкәтендә катнашкан солдатлар истәлегенә һәйкәлләр төзиләр. Безнең җирлектә алар күбәү бит. Ник бездә дә шулай эшләмәскә? – дигән тәкъдим җиткерә.
Җирле җитәкчелек җиң сызганып эшкә керешә. Электән килгән традиция буенча, хөрмәт йөзеннән, эш башлаганчы, егетләр өлкән кешеләр белән киңәшләшә. Имамнар белән сөйләшкәч, алар бу фикерне хуплый. Эш башланып китә. Иң беренче зур ярдәмне Волжск шәһәрендә кабер ташлары ясаучы Александр Охотин күрсәтә. Ул, әлеге һәйкәл Әфган егетләре истәлегенә дип әйткәч, ташларны Карелиядән үз бәясенә алып кайта. Боларның күбесе Альберт Гатауллин тырышлыгы белән булдырылган: «Волжск шәһәренә атнага өч барып кайткан чаклар да булды», – дип сөйли башлык. Шулай итеп, якынча 500 мең сум торган ташлар Күгеш җирлегендә яшәүчеләр өчен 122 500 сумга гына төшә. Бу эшне башлап йөрүче Марат Әхмәтшин үзе 55 мең сум акча чыгара. Әрә авылыннан әфганчы Шамиль Сабитов 10 мең сум биргән.
– Күгеш авылы имамы Шамил хәзрәткә чиксез рәхмәтлемен, – ди җирлек башлыгы. – Ул һәрвакыт авылларыбыз өчен янып-көеп йөри. Шулай итеп, бу юлы да, мәчет 20 мең сум акча биреп булышты. Кечкенә генә Әрә мәчете дә үз өлешен чыгарды.
Гомумән, акчалата да, техника белән дә, ПГС, цемент һ.б. белән авылдан чык кан барлык әфганчылар һәм иганәчеләр булышкан. Аларга чара барышында Альберт Гатауллин исемнәрен атап, рәхмәтләр укыды. Чынлап та, райондашларыбыз белән горурланырлык – кайбер шәһәрләрдә дә мондый затлы мемориаль һәйкәлләр юк. Әлбәттә, һәйкәлне ачып онытырга түгел, ә киләчәктә ел саен очрашып, аралашып торырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев