Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әфган сугышы күпләрнең җан ярасы

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бите...

Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар... 15 февраль – сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 34 ел тулды.

Бу көн мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә онытылмас кебек.
Татарстан Республикасы да бу яуда менә дигән егетләрен югалтты. Ун елдан артыкка сузылган сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап.

 
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих – мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы-хәс­рәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге сак­лана.

 

 Безнең Күгәйгә дә бу вакыйганың җиле кагылмый калмады, авылыбыз­ның биш егете үзләренең хәрби бурычын нәкь менә Әфган җирендә үтәп, шөкер, авылыбызга сау­сәламәт килеш әйләнеп кайтты. Хәзерге вакытта тормыш авырлыкларына карамый, һәрберсе үзләренең гаиләләре белән матур гына гомер кичерә. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да «Әфганстан» сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш якыннарны бик иртә картайта.

 
Ватанны саклау — ир-­егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Әмма моннан соң беркай­чан да безнең егетләр читләр җирен таптамасын иде. Авылдашларыбыз Илдус Абдуллин, Динар Абдуллин, Ильяс Гайнуллин, Марат Мифтахетдинов һәм Марат Җәләлиевны шушы истәлекле дата белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек, гаиләләрегездә иминлек, озын гомер, хәвеф-хәтәрсез юллар телибез. Моннан соң да ил-көннәр тыныч булып, бәхетле, бәрәкәтле тормыш­ларда яшәргә язсын иде.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев