Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ачасырлылар «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» бөтендөнья акциясенә кушылды

Ел саен Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергә «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» бөтендөнья акциясендә катнаша.

– Балаларны кечкенәдән үк гади кагыйдәләргә өйрәтәбез: чүп-чар чыгармаска, өйдә, мәктәптә, урамда яки җәмәгать урынында чисталыкны күзәтергә. Һәм без укучылар белән бергә чишмә буйларын, күл тирәләрен җыештырдык, күл буена утыртылган чәчәкләргә, агачларга, куакларга су сиптек. Соңыннан бергәләшеп табигатьтә утырып чәй эчтек. Акциянең исеме төп максат булсын – Планетаны чүп-чардан чистартыйк! – дип җиткерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев