Ачасырда Каюм Насыйриның 200 еллыгына старт бирелде
14 февраль бөек мәгърифәтче галим, якташыбыз Каюм Насыйриның тууына 200 ел булуны билгеләп үтү чараларына старт бирелде. Беренчесе – Ачасыр мәдәният йортында уздырылган «Безнең белгәнебез – диңгездән бер тамчы, бер тамчының меңдер хикмәте!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
Бу чарада укучылар, укытучылар, китапханә һәм музей, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Галимнең телебезне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәтләре, хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган тәрбияви китаплары, мәгърифәтчелек алымы белән иҗат ителгән әсәрләре, үләннәр һәм аш-су өлкәсендәге кулланмалары турында җиткерелде. Чыгыш ясаучылар арасында галимнең туган авылы – Кече Шырданнан килгән К.Насыйри исемендәге музей-китапханә хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева, ветеран китапханәче Зөлфирә Касыймова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кәбирова, китапханә мөдире Альбина Шәйдуллина, К.Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексы җитәкчсесе Рәзинә Гатиятуллина, авыл имамы Равил хәзрәт Кадыйров бар иде. Чыгышларны алып баручы нәфис сүз, җыр-биюләр белән үреп барды. Ә менә укучылар «Әбугалисина» әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзекне халык тын да алмый тамаша кылды. Кичә ахырында авыл халкы да үз фикерләре белән уртаклашмый булдыра алмады. Үзләренең рәхмәт хисләрен белдерделәр, мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятен ассызыкладылар.
Әйе, Каюм Насыйри – халкыбызны мәгърифәтле, мәдәниятле итү өчен бай мирас калдырган якташыбыз. Аның әдәби иҗаты, фәнни эшчәнлеге, фольклоры халык авыз иҗаты үзенчәлекләре татар дөньясында галимнәр тарафыннан да югары бәяләнә. Туган туфрагыбызга кендек каны тамган, без йөри торган сукмакларда тәүге эзе калган, исеме бөтен дөньяга танылган якташыбыз белән чиксез горурланабыз!
Марат Гатиятуллин.
Олы Ачасыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев