Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Әбием мәктәбе»ндә көннәр бик тыгыз үтә

Пенсионерлар мунчала бәйләү буенча мастер-классны дәвам итте, бу икенче дәрес иде.

Бәйләү серләренә төшенгәч, әллә ни авырлыгы да юк икән. Туктамыйча бәйлисе генә килә.

-Өлкән яшьтәге апаларыбыз үз белгәнлекләрен башкаларга да өйрәтә. 7нче сыйныф укучылары әбиләр белән бергә бу юлы аш-су бүлмәсенә такталарны декупаж техникасы белән әзерләде, бәйрәмгә әниләр өчен матур бүләкләр әзер инде! Аннары дәрес "Хуҗабикә" сыйныфында дәвам итте. Кош теле әзерләү буенча "тәмле" мастер-класс булды. Бу юнәлештә алыштыргысыз укытучыбыз Гөлнур апа Гатауллина. Балалар камыр әзерләү, аны җәю барышын карады, кош телен майда үзләре дә пешерде. Хәзер өйдәгеләрне дә тәмле кош теле белән сыйлый алалар. Соңыннан, әбиләр балалар белән җырлап, чәй табыны артында утырды. Кош теле һәркемгә дә җитсен дип, Наилә Мифтиханова мастер-класста катнашучыларның барысына да бер савыт кош теле пешереп килгән иде. Мондый уртак дәресләр һәм очрашулар бик файдалы, балалар һөнәргә өйрәнә, ә әбиләр, пенсионер булсалар да, бу тормышта үзләренең башкаларга кирәкле һәм файдалы булуларын аңлый, -

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев