Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

90 яшьлек Гарәфетдин Низамов: «Машинамда җырлый-җырлый җилдерәм»

Юбилеен билгеләүче аксакал якташыбыз белән «Яшел Үзән» журналистлары очрашты.

Өлкән яшьтәге укучыларыбыз белән күрешеп, аралашуның рәхәтлеген сүз белән генә аңлатырлык түгел. Дөнья күргән, үз башыннан сугыш, ачлык елларын кичергән, күпме михнәт, авырлыкларга бирешмичә балалар үстереп, тир түгеп, хезмәт белән тормыш алып барган, илебезне торгызган ак яулыклы әбиләребез һәм түбәтәен килештереп кенә киеп куйган бабайларыбыздан һич кенә дә уфтану, зарлану сүзе ишетмәссең. Нәкъ менә шундый әңгәмәләрдән соң кайвакытта үзебезгә оят булып китә.

Без – яшьләр гел нидәндер канәгать түгел, ризасызлык белдерергә яратабыз. Бакырчы авылында гомер итүче, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләүче Гарәфетдин абый Низамовны мыж-мыж килеп яшәүчеләргә үрнәк итеп куяр идем. Олы яшьтә булуына карамастан, язмам герое көр күңелле, юморга бай кеше, ә хәтер сандыгы һәркем сокланырлык. Хәтта комсомол билетының номерларына кадәр бер ялгышмый әйтеп бирә ала. Аның белән сөйләшүдән энергия һәм көч алып кайттык.

– Әни сөйләве буенча 15 гыйнварда туганмын, паспортта 27се дип язылган. Ничек кенә булмасын, ике көндә дә 90 тула (көлә). Мәктәпнең дүрт классын – авылда, 7не Акъегеттә бетергәч, безне ФЗОга укырга җибәрделәр. Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә Тау-сәнәгать мәктәбендә шахтада эшләргә өйрәттеләр. Мин проходчик булдым. Май аена кадәр укытып, аннан Приморье крае, Сучан шәһәренә юлладылар. Ялга кайткач, 1954 елны армиягә киттем. Өч ел хезмәт иттем, анда да шахтага эләктем. Хәрби бурычымны үтәгәч, туган авылда төпләндем, 1958 елны машинага утырдым. Шуннан бирле машинадан төшмәгән инде.

– Әле дә йөрисеңме, Гарәфетдин абый?

– Әле дә йөрим, «права»мның срогы бетәргә тагын җиде ел бар. Яшел Үзәнгә дә баргалыйм, Норлатка да. 2022 елда машина йөртү хокукын алыштырырга баргач та, тагын кайчан киләсе була соң, дип сораган идем. Юк инде, бабай, сиңа башка бирмәсләр, диделәр. Гомер буе руль артында. Машинада җырламыйча йөргәнем юк, әбизәтельне җырлыйм.

Гарәфетдин абый ялындырып тормады, безгә дә яраткан җырларын башкарып күрсәтте. «Уйлыйсыңмы, сагынасыңмы, бергә булган чакларны» дигән сүзләр дә бар анда. Үзе дә сагына, ничек кенә әле! Гомер иткән хатыны турында сүз чыккач, әңгәмәдәшебез тагын да җанланып китте.

– Минем хатыннан да әйбәт, алтын кеше булмагандыр. Суфия авылның бер матур кызы иде. Минем өчен генә түгел, бөтен кеше өчен дә әйбәт булды. Танышуыбыз да кызык кына килеп чыкты. Наил Вәкилов, Равил Гатауллин белән бик дуслар идек. Өчебезнең дә Суфия белән сөйләшәсе килә, тик ул бер генә. Кайсыбыз озата, дип, бәхәсләшәбез. Өчкә бүлеп булмый бит, шуңа таяк тотарга булдык. Бәхет миңа елмайды! Ул көнне озатмадым әле, күршесеннән минем белән сөйләшерме икән дип, сораштым башта. Әллә ни байлыгым да юк бит – дүрт метрга дүрт метр ызбам гына. Тик минем һөнәрем бар иде. 1959 елның 22 июнендә өйләнештек. Аңа кадәр йорт салып кердем. Шөкер, матур яшәдек. Дүрт бала тәрбияләп үстердек: Фазыл, Фәргать, Тәлгать, Зөлфия. Хатыным гына иртә бакыйлыкка күчте, 2003 елны авырып, ташлап китте. Бик матур иде ул, аның килмәгән җире юк. Хәер, үзем дә төшеп калганнардан түгел лә. 

Бер-беренә кирәк һәм терәк булып, матур яшиләр. Тигезлектә картлыккача гомер кичерү генә мөмкин булмый. Суфия апа, урыны җәннәттә булсын, бик тырыш хатын һәм ана була. 12шәр баш мөгезле эре терлек асрап, тормыш йөген бергә тарталар. Балаларны үстереп, укытып, кеше булсыннар дип, көн-төн чабалар. Гарәфетдин абый автомеханик та булып эшли, тик машинасын ташламый. Шулай ук, язмам герое авылның гына түгел, ә тирә-юньнең атаклы балта остасы. 

Язманың дәвамын газетаның №3 (24 гыйнвар, 2025) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев