Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

85кә, 95кә җитсә дә, укытучы һаман шул укытучы булып кала икән

Гомернең һәр көне мизгел. Һәм ул үткән саен, узган тормыш юлын барлыйсың.

40 ел дәверендә мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән, киләчәк өчен лаек лы алмаш үстергән ветеран укытучы – Фирдәүсә Минһаҗ кызы Зәйнуллина да гомер мизгелләрен еш күз алдыннан кичерә.

Ул 1936 елда күп балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Әти- әнисе гади, тырыш кешеләр була: әтисе колхозда бригадир булып эшли, әнисе төрле җирдә хезмәт куя. Балалык чоры сугышның иң авыр елларына туры килә. 1941 елда әтисе сугышка алына, әнисе дүрт бала белән ялгыз кала. Тормышның бөтен авырлыгы хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әниләре кайда, нинди эштә булса, балалар да ярдәм итә. Сугыш тәмамлангач, әтисе исән-сау әйләнеп кайта. Тормыш түгәрәкләнә, тагын дүрт бала дөньяга килә.

1950 елда Фирдәүсә Мулла Иле җидееллык мәк тәбен тәмамлап, кулына аттестат алу белән, Казанга педагогия училищесына юл тота. Авыл кызында педагогикага мәхәббәт мәктәп елларында ук уяна. Аны тәмамлаганнан соң, 19 яшьлек кызны юллама буенча Баулы районы Татар Кандызы дигән авылга башлангыч сыйныфларны укытырга җибәрәләр. Яшь, чибәр кызның беренче хезмәт адымнары шунда башлана.

Бер елдан соң авылга кайта. Әмма мәктәптә эш булмау сәбәпле, Казанга китеп, заводка урнаша. Тик җаны укучылар янына тартылганга, Норлат мәктәбенә комсомол оешмасы комитетында, пионер вожатый була. Төрле районнарга чыгып пионер оешмасы эше белән танышып, тикшереп йөрер гә тиеш була ул. Анда ике ел хезмәт иткәч, туган мәктәбенә кайта. Казан дәүләт университетның тарих факультетына читтән торып укыр га керә. Шул ук елны Казахстаннан ялга кайткан егете зурлап, яшь кызның кулын сорый.

(Язманы тулысынча газетабызның 10нчы санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев