Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

80 еллык гомер юлы

Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела.

Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлек, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең.

Әйе, Зур Өтәк авылында да матур картлык каршылаучы, тормыштан ямь-тәм табып яшәүчеләр бихисап. Розалия апа Хөсәенова әнә шундыйлардан. Аның 80 еллык гомер тарихына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да, тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган Розалия апаның үткән тормышына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.
Хөсәенова Розалия Госман кызы 1941 елның 13 декабрендә Мулла Иле авылында Хәмидуллинар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Госман абый бригадир булып, әнисе Рәхимә апа гомере буе идарәдә эшли. Әтисе беренче көннәрендә үк сугышка алына. Кызганыч, ул туган авылына, үзенең гаиләсе янына кире әйләнеп кайта алмый, мәңгелеккә ятып кала.

«Әтинең үлде дигән хәбәре килгән, кая җирләгәне билгесез. Без авыз тутырып «әти» дип тә әйтә алмыйча үстек», – ди Розалия апа күз яшьләрен сөртеп. Әйе, әтисенең Ватан ѳчен барган сугышларда мәңгегә яу кырында ятып калганын Розалия апа белмәгән шул… Чөнки әтисе сугышка алынганда әле ул тумаган да, ана карынында яралган гына була.

Шул каһәр суккан сугыш аркасында әнисе тол кала, өч баланы аякка бастыра. Алар дип көнен дә, төнен дә кырда, урманда, төрле җирләрдә хезмәтнең иң авырларын башкара.

Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрер гә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үтә аның балачагы.
Авылыбызда җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше Норлат авылында өч класс белем ала. Укуын калада дәвам итәргә уйласа да, тормыш авырлыклары белән китмичә кала, хезмәт юлын туган авылында башлап җибәрә. Ул вакытта авылда интернат-мәктәп була. Анда күрше Бузай, Кече Өтәк, Зур Өтәк авылларыннан балалар килеп укый. Розалия апа шунда тәрбияче булып эшкә урнаша. Тырыш, чая, үзенә йөкләнгән эшне «тешләп тарту» сәләтенә ия булуын исәпкә алып, 22 яшьлек кызны 1963 елда күрше Зур Өтәк авылына клубка мөдир итеп куялар. Һәм ул Алабуга мәдәни-агарту көллиятенең китапханәчеләр факультетында читтән торып белем алып чыга.

Язмыш аны Зур Өтәк белән бөтенләйгә бәйләп куя. Яраткан кешесен биредә очрата ул. Армиядән яңа гына ялга кайткан бик чибәр, озын буйлы егет сылу кызны бер күрүдә ошата. Армия сафларыннан хезмәт итеп бөтенләйгә кайткач, яшьләр өйләнешеп тә куя. Бер-бер артлы ике бала – бер кыз, бер малай алып кайталар.

Өченчесенә дип киткәндә, Розалия апа чүт кенә үлемнән исән кала, бик күп кан югалтып, дөньяга күзләрен бик авырлык белән генә ача, баласы үле туа.
Балалары икесе дә акыллы, тәрбияле, хезмәт сөеп, тырыш булып үсә. Улы Рәфис тә, кызы Фирдәния дә Яшел Үзән шәһәрендә үз гаиләләре белән яши. Икесе дә «Серго» заводында хезмәт куя.

Тормыш иптәше Рөстәм абыйның гына гомере кыска була. Ул Розалия апаны 34 яшендә тол калдырып, йөрәк өянәгеннән үлеп китә. «Рөстәм абый нинди кеше иде?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. «Рөстәм абыең кешеләр белән килешеп эшли торган, аларга булдыра алганча ярдәм күрсәтә торган ир иде. Ул һәркем белән бик оста сөйләшә белә, бервакытта да аларга тавыш күтәрмәс, олыны олы итеп, кечене кече итә белде», – ди.

Розалия апа авыл клубында 26 ел хезмәт куя. Сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең эш вакыты бик көйсез, чикләнмәгән. Авыл халкы белән бергә эшли ул, концертлар әзерли, спектакльләр куя. Зур Өтәк яшьләре «Галиябану», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Язылмаган законнар» һәм башка бик күп пьесаларны сәхнәләштерә. Спектакльләрне авылда гына түгел, күрше авылларда да куялар. Розалия апа авыл халкына бүгенге көнгәчә рәхмәтле, чөнки чакыруын кире кагучылар булмаган. Колхоз эшеннән арып кайтканнан соң, төнге берләргә, икеләргә кадәр спектакль өйрәнгән алар. Хәзерге кебек җылы клуб та түгел бит әле ул вакытта, мичне үзеңә ягасы. Өстәвенә, пәрдәсе генә түгел, утыны да юк клубның – җитмәүчелек чоры.

Нинди генә чаклар булса да, Розалия ханым кайнанасы Рәхимә ападан кырын сүз ишетми. Кич клубны ачканда, күрше авылларга концерт, спектакльләр белән барганда, балалар кайнанасы карамагында калган. Шуңа күрә аны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә ала ул.

Каршымда кечерәк буйлы, мөлаем, сабыр, ачык йөзле, бик чибәр ханым утыра. Аңа берәү дә 80 яшьне бирми. Йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә яшь аның.
Әйе, миңа 80 яшь. Бу минем өчен зур сан! Аның һәр елы минем истә, алар барлык тормыш-көнкүрешемне һәм үткән юлларымны үз эченә ала», – дип гомер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. – Эшләгән дәверемдә берничә авыл башлыклары – Зөләйха Фәхретдинова, Рәмзия Шәкурова, Рәшид Садыйков, Гөлсинә Сәлахиевалар белән эшләргә туры килде миңа. Бик гадел, кешенең хезмәтен күрә белүче әйбәт кешеләр булды алар, – ди ул.

«Клубта эшләгән вакытта истә калган вакыйгалар булдымы, Розалия апа?» – дип кызыксынам.
«Эшләгәндә төрле чаклар булды, кызым. Гастрольләргә йөрер гә ярата идек. Якын тирәдә без бармаган авыл калмады. Машинага утызар кеше төялеп бара торган идек. Кышкы бураннарда кар көртләренә дә батып кала идек, җәяү кайткан чаклар да күп булды. Шулай бервакыт Танай авылына «Язылмаган законнар» спектаклен куярга чыгып киттек. Буран күз ачып булмаслык. Карашәм тавына менгәндә машинабыз батып калды. Шофер егет Сибгатуллин Рафикъ җәяү Танайга барып, машина батып калганны аңлатып, трактор алып килгән иде. Рафикъ авылыбызның оста гармунчысы, барлык бәйрәм-концертлар аның гармуныннан башка узмады. Кыскасы, минем уң кулым иде ул. Бик соң гына килеп җиттек Танайга. Ник бер кеше таралсын клубтан. Барысы да безне көтеп утыра. Спектакльне бик уңышлы гына куйдык. Өйгә кайтып кергәндә төнге өч тулган иде инде», – дип хатирәләрен яңарта Розалия ханым.

Әйе, чыннан да мәдәният йорты хезмәткәрләренең эше күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле, аны үзләре эшләп карамаганнар аңламый шул. Ә менә эшләгән хезмәтеңне бәяли белсәләр, уңыш ларыңа сөенсәләр, бик рәхәт, минемчә. Розалия апа хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкара, район мәдәният бүлегенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә, клубтан китәргә туры килә аңа. Колхоз рәисе Наил Хәйретдиновның сүзен аяк астына салмыйча, фермага мөдир булып эшкә керә. Анда өч ел эшләгәннән соң, авылда кибетче булып урнаша. Шул эштән лаеклы ялга китә.

Менә шулай, көн артыннан көн узып, күркәм юбилеена килеп җиткәнен сизми дә кала Розалия апа. Ул тынгысыз узган яшьлегенең матур гамәлләргә бай булуына куана. Балалары Рәфис, Фирдәния, аларның гаиләләре, оныклары – Алинә, Ләйсән, Ильяс, Әдиләнең уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яши алуы белән дә бәхетле ул. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынган арада үткәнен барлап, әлеге мизгелләрне шигырь юлларына сала. Шигырьләрдән торган дәфтәре Розалия апаның борчуларын да, шатлыкларын да, уй-фикерләрен дә үз эченә ала. Шигырьләре – аның күңел юаткычлары.

Розалия апа Мулла Иле кызы булса да, 60 елдан артык Зур Өтәк килене булып гомер итә. Нинди килен ди, күптән шушы авыл кешесе инде ул! Тормышында булган авырлыкларга бирешмичә яшәргә тырыша ул. Һәрвакыт ачык йөзле, аралашучан, киң күңелле Розалия апаның бүгенге көндә дә ишеге бер дә ябылып тормый, кергән һәрбер кешене ачык йөз белән, пешергән ризыклары белән каршы алып, озатып кала ул. Көн дә туганнарын, бергә эшләгән иптәшләрен, күршеләрен искә алып, аларның рухына Коръән сүрәләре багышлый. Олы яшьтә булуына карамастан, төп нигезне матур, чиста итеп тота, ә җәй көне бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Мулла Иле авылына да эзне суытмый. Төп йортка килеп, күршеләренең, туганнарының хәлләрен белешеп китә.
«Көн дә иртән торып, үз аяк ларыбызда җиргә басабыз, шушы бәхеттән Ходай аермасын! Илдә тынычлык булсын, сугышлар гына булмасын», – дип теләкләр тели юбиляр.

Тормыш сынаулары артык бәрелмичә, ачы җилләре каты кагылмыйча, сикәлтәле юллары очрамыйча гына матур картлык кичерергә насыйп булсын аңа. Үзе үстергән балаларының җылы карашын, ягымлы сүзләрен, изге гамәлләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен!

Рәзинә Сәйфетдинова,
Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев