Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

6нчы октябрь көнне Яшел үзәннең Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында иң игелекле һөнәрләрнең берсе - Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Укытучыларны бәйрәм белән котларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килде.

- Сезне, хөрмәтле укытучылар һәм педагогика өлкәсе ветераннары, әлеге искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Минем өчен Укытучылар көне һәрвакыт календарьда иң мөһим даталарның берсе булды һәм шулай булып кала да. Үзем педагоглар гаиләсендә үстем һәм балаларыбызга да барлык көч һәм энергияне биреп, аерым фәннәргә генә түгел, ә әхлак һәм патриотизм хисе нигезләрен салуның нинди зур хезмәт булуын беләм. Рәхмәт сезгә! – дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте.


Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Михаил Павлович район мәгариф идарәсе начальнигы белән бергә педагогларга федераль, республика дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырды.

Бу олы бүләккә безнең авылдаш- педагоглар39 ел тәрбияче булып эшләгән Альмира Сабирҗанова белән 41 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Розалия Гыйлаҗевага район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.
Хөрмәтле олы бүләккә лаек булган авылдашларыбыз!

Шушы бәйрәмегез көнеңдә матур итеп тормыш юлы үтеп килүегезне, төпле акыл белән ирешкән уңышларыгыз, булганлылыгыз, үрнәк әни,дәү әни булуыгыз турында да әйтәсебез килә. Хезмәтегездә дә һәркайда хөрмәтегез зур булды. Гаиләгездә дә сокланып туймаслык хатын-кыз, әни һәм бәхетле дәү әни сез!. Туганнар өчен дә кайчан гына килсәләр дә якты йөз, ихлас күңеле белән якын итеп,, кирәк икән, эшеңне бер кырыйга куеп, ярдәмгә ашкынуыгыз, төпле киңәшләр, ихласлылыгызның өчен. Бүген балаларыгыз һәм оныклар өчен җан атып яшәүче, дөньяда иң бәхетле дәү әниләр бит сез!
Ходай алдагы көннәрдә дә шушы мөлдерәп торган бәхетегезне тагын да насыйп итсә иде. Туганлык якынлыгын тоеп, бер-берегез өчен терәк булып, якыннарыгыз белән һәр көнгә сөенеп, матур гомерләрдә генә яшәргә насыйп булсын Ходаем, дип телисебез килә.

 

Чыганак: Подслушано в Кугеево Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев