Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

65 ел бергә – гомергә!

Акъегет авылында гомер итүче Фәргать абый белән Мәдинә апа Тимуршиннар менә 65 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бәхетле пар 5нче гыйнвар көнне, Тимер туйларын билгеләп үтте.

Ә, 10нчы гыйнвар көнне, авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны, 30 елга якын авылыбызда мулла вазыйфасын башкарган, Тимуршин Фәргать абыйга 90 яшь тулды. Гомер бәйрәме белән Фәргать абыйны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Садыков Әсхәт Хәмзә улы белән мәдәният хезмәткәрләре, Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович исеменнән котладылар.

Чын күңелдән Фәргать абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Мондый юбилей – бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Тарихи вакыйгаларда катнашкан һәм киләчәк буын өчен хезмәт иткән катлаулы тормыш юлы өчен сезнең алда баш иябез. Сәламәтлек какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизм беркайчан да кимемәсен, якыннары үз кайгыртулары һәм игътибары белән куануын телибез. Көн саен шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен, чөнки бу озак яшәүнең нигезе дә бит.

Алты дистә ел эчендә гаилә тормышында бик күп шатлыклы көннәр дә, борчулы мизгелләр дә, кайгы-хәсрәт тә булды, ди алар. Язмыш сынауларын сабырлык күрсәтеп, бер-берсенә таянып, җиңеп чыгулары турында сөенеп сөйлиләр.
Дус-тату яшәп, биш балаларын – ике улларын, өч кызларын да үңган, тырыш, акыллы итеп тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер 11 оныклары белән 14 оныкчыкларының бәхетле тормышларына шатланып яшиләр.

Кызганычка каршы, 1999 нчы елда фаҗигале төстә, уллары Марат абый вафат була.

Тимуршиннар – дус-тату, олы хөрмәткә лаек гаилә. Алар тугрылык, намуслылык һәм хезмәтне ярату үрнәге күрсәтеп яши. Сугыш елларындагы ачлык һәм ялангачлыкны, сугыштан соңгы чордагы михнәт һәм газапны үз җилкәләрендә җитәрлек татысалар да, кешелекле, игелекле, ярдәмчел, тормышны яратучы булып калганнар. Әлеге буын вәкилләре киләчәккә өмет белән карый, ышанычларын беркайчан да югалтмыйлар.

Хөрмәтле Фәргать абый һәм Мәдинә апа! Гаиләгезнең туган көнендә без сезгә, 65 ел элек кабызган утның тагын күп еллар якты януын телибез, зур өстәл артында күпсанлы гаиләгез һәрвакыт тулы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, тигезлек, ил-көннәребезгә тынычлык иңеп, бәркәтле, имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев