Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

6 октябрь конне Олы Шырдан мәдәният йортында «Өлкәннәр көне»нә багышланган бик матур бәйрәм оештырылган

Авылның зур ихтирамга лаек булган өлкәннәрен зурлаганнар.

-Кичәгә Норлат мәдәният йортында эшләүче кызларыбыз матур концерт номерлары әзерләп килде. Җирле үзидарә башлыгы Рәис Кәримов залда жыелган өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрик итте. Иганәчеләребез Зөбәйдә Хәкимулла кызы hәм җирле үзидарә депутатларына өлкән яшьтәге авылдашларыбызга бәйрәм бүләк итүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип уртаклаша Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
-
Чарада авылыбыз шагыйре Ирек Сафин үзенең шигырьләрен укыды, Ильяс абый Шәйхуллин баянда уйнап, барыбызны да җырлатты, биетте. Гомумән, бәйрәм табынын әзерләшкән дусларыма, тәмле ризыклар пешергән Ризәлә Илдус кызына, машина белән артист кызларыбызны алып кайткан, илтеп куйган тормыш иптәшем Илдар Хәсновка Аллаһның олы рәхмәтләре яусын. Шулай очрашу, аралашу, курешү - үзе бер гомер. Ходай Тәгалә сәламәтлекләр бирсен һәрбарчабызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев