Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

5 февральдә Норлатта «Әбием мәктәбе» (»Бабушкина школа») эшли башлады

Беренче укучылар – безнең авылда балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

Алдан хәбәр ителгәнчә, безнең проект Президент грантлары фондында җиңүче булды. Проект кысаларында "Яшь йөрәкләр" җәмгыяте ханымнары укучыларны гамәли күнекмәләрне үзләштерергә өйрәтәчәк.

Бу юлы балаларга кухняларыбызда һәрвакыт кирәкле булган азык-төлекләрне турау һәм кисү өчен кулланыла торган такталарны декупаж техникасы белән бизәргә өйрәттеләр.

⚡⚡Безнең тәрбияләнүчеләр бик тырышып эшләде һәм һәркемнең үз куллары белән башкарылган эшләре истәлеккә калды. Ә без, остаз әбиләр, нәтиҗәләргә бик шат! Алда яңа укучылар, яңа дәресләр, яңа очрашулар! Президент грантлары фондына идеяләребезне хуплавы өчен зур рәхмәт! дип уртаклаша «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте җитәкчесе Ләлә Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X