Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

4 нче октябрь Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Көзге бал» кичәсе булып узды

Уенда ике команда - «Югары баш» һәм «Түбән баш» командалары көч сынашты.

Кичәдә катнашучыларыбыз өчен сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина бик кызыклы уеннар әзерләгән иде.

 Бәрәңге кабыгын өзмичә әрчү, аны вак итеп турау, дүрт юллык көз темасына шигырь язу, аны сәнгатьле итеп уку, куллар белән тотмыйча өстәл өстендәге алманы ашау, табышмакларга, сынамышларга җавап табу, күз бәйләгән килеш көзге нигъмәтләрнең тәмен татып белү, бәрәңге утырту һәм җыю кебек биремнәр бар иде. Китапханә җитәкчесе Раилә Сәлахиева белән мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдиновалар уенчылардан кызыклы табышмакларга, сынамышларга җавап алдылар.


Кыскасы, ике команда арасында барган ярыш бик кызыклы һәм күңелле булды. Шулай да, һәрбер уенның җиңүчесе, җиңелүчесе булырга тиеш. Бу бйрәмдә җиңүче дип "Югары баш" командасы табылды. Икенче урынны "Түбән баш" командасы алды. Җиңүчеләргә кечкенә булса да призлар таратылды.Кичә ахырында брыбыз да баллы ризыклар белән сыйландык.

Бәйрәмдә катнашучы барлык уенчыларыбызны да җиңүләре белән котлыйбыз. Безнең өчен алар барысы да җиңүчеләр.

 

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев