Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

3 декабрь - Билгесез солдат көне

Россия тарихында яңа, истәлекле, тарихи көн.

Бу тарихи көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларның сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Россиядә беренче тапкыр Билгесез солдат көне 2014 нче елда билгеләп үтелә башлады.

- Әлеге истәлекле көн уңаеннан Акъегет белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, һәйкәл янында "Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Тарих укытучысы Әдиятуллина Альбина Рәшит кызы укучыларны әлеге истәлекле, тарихи көн белән таныштырып китте. Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны бер минут тынлык белән искә алдык. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр, венок куйдык. Батырлар даны мәңгелек, - дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесеРәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев