28 октябрь - Халыкара әби - бабайлар көне билгеләп үтелде
Дәү әниле, дәү әтиле Гаиләләр күп булсын, Пар канатлы, сәламәт Балалар гына тусын!
Без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котладык! Әти - әниләр белән бергә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр.
Әлеге бәйрәм уңаеннан,,Акьегет мәдәният йортында "Әби - бабайлы булу рәхәт" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде. Кичәдә, оныклар әби - бабайларына исәнлек - саулык, тыныч дөньяда озак яшәүләрен теләп, бик матур шигырьләр сөйләделәр.
Чыганак: Акъегет авылы мәдәният йорты Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев