Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

18 май Халыкара музейлар көне

- Шул уңайдан балалар белән, Бакырчы авылының уртасында урнашкан паркка сәяхәт иттек.

⚡⚡ Ачык һавада урнашкан һәр тарихи экспонат турында китапханәче Гөлнур Бакаева белән балаларны таныштырдык. Монда урнашкан һәрбер әйбер авылның тарихы һәм яшәеше белән бәйле. Бу экспонатларның барысында да Әнәс абый белән Рашидә апа Закировларның күңел җылысын биреп эшләгән хезмәтләре ята. Авыл тарихы белән танышып алгач, яшел чирәмгә утырып чәйләп тә алдык. Гөлнур апалары үзе пешереп алып килгән ипине, элеккеләр кебек күкрәгенә терәп кисеп барыбызга да өлеш чыгарды. Халкыбызның кызыл җәймәсендәге ризыкларны ашап, бик тәмләп гәп кордык, - дип сөйли Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев