Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

15 нче май - табигатьнең яшеллеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә

Гаилә ул - мәхәббәт, Гаилә ул - шатлык, Гаилә ул - изгелек һәм мәрхәмәтлек, Гаилә ул- бер-береңне аңлау һәм ышаныч, Гаилә ул - балалар! Ә барысы бергә ул - БӘХЕТ!

 Гаилә - ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү - һәрберебезнең изге бурычы.

- Без - Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызда өч гаиләне бәйрәм - Гаилә көне белән котлап, бүләгебезне, рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырып  кайттык. Авылыбызда иңне-иңгә куеп 64 ел бергә гомер итүче Тимуршин Фәргать абый белән Мәдинә апа гаиләсен, бүгенгесе көндә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Ганиев Госман абый һәм Әлфия апа гаиләсен, алты бала тәрбияләп үстерүче Нигматуллин Ринат һәм Алисә  гаиләсен. Олы хөрмәткә лаек гаиләләребезгә чын күңелдән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез, -дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев