Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

14 октябрь көнне, Норлат мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан, ветеран укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән зур бәйрәм булып узды

Бу бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар янына, безнең авылдаш укытучыларыбыз да чакырулы иде.

Чыннан да укытучы өчен, үзеннең хезмәтеңне дөрес бәялиләр, укучың ничә еллардан соң сине тәбрикләп чыгыш ясый икән - моннан да олы бәхет бармы? 

Ветеран укытучыларыбыз рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе, аеруча Күгәй авылы өчен горурлык, рәхмәт сезгә Фәния Җәүдәт кызы, Розалия Гүмәр кызы, Гүзәлия Харун кызы!

 Сәламәтлегегез озак еллар какшамасын әле, укучыларыгыз ел саен яхшы хәбәрләр белән куандырып торсын, гаиләгез имин булсын!

🙏🙏 Шушы бәйрәмне оештырган Норлат Ветераннар советы җитәкчесе Роза ханым Ягудинага, иганәче Фәрит Ярхәм улына, "Ак калфак," хатын-кызлар оешмасына, Норлат авыл жирлеге башлыгы Илдус Саттаровка олы рэхмәтебезне җиткерәбез.

 Алда тагы да матур, озак еллар истә калырлык бәйрәмнәрдә очрашырга насыйп булсын!

 

Чыганак: Күгәй авылы Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев