Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1 гыйнварда Васильево бистәсендә күп балалы гаилә йортсыз калды

Берничә минут эчендә янгын өйне тулысынча юк итә.

1 гыйнварда Тукай урамында яшәүчеләр күрше Яковлевлар йортында янгын чыкканын күреп ала. Капкаларын ачып, этне чыгаралар, янгын сүндерүчеләрне чакыралар һәм хуҗаларга шалтырата башлыйлар.

Алексей Яковлев хатыны һәм балалары белән бу вакытта туганнары янында кунакта була.
- Өйгә кайткач, йортыбызның тулысынча янып беткәнлеген күрдек. Барысы да янды, әйберләр дә, документлар да, барысы да! - ди Арина. Бала көткән анага бу хәлгә ышануы бик тә авыр.

Фаҗига верандадан башлана, газ казаны яна. Ут тиз тарала, хуҗалык корылмаларына да күчә. Бинаны саклап кала алмыйлар.
Биш балалы гаилә хәзер әбиләре янына сыенган, алар якташларыбыз ярдәменә мохтаҗ.

Финанс яктан ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Аринаның картасы 89274215652 номерына бәйләнгән.

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев