Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды попечительләр советы утырышы булды.
«Яңарыш» республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, ЮНЕСКО оешмасында Татарстан хакында еш искә алалар һәм бары яхшы яктан гына. Әмма безгә алга барырга, кешеләрне үзебездә кабул итәргә өйрәнергә кирәк, дип искәртте ул. Моннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе музейлаштыру эшчәнлеген камилләштерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Зөя утрау-шәһәрлегендә археологик эзләнүләр буенча төп юнәлеш булып «Татар бистәсе» объектында археологик агачы санала. Бу Россиядә беренче археологик агач музее булачак. Татьяна Ларионова искәртеп узганча, елга вокзалы янындагы территориядә 2013 елда XVI-XVIII гасырлар биналары һәм урамнары калдыклары табылган. 2015 елда музейның саклагыч өлешен төзү эшләре башланган. Быел бу эшләр тәмамланып, объектны музейлаштыру процессы башланачак.
Узган ел республикада Парклар һәм скверлар елы кысаларында Зөя утрау-шәһәрлегендә тематик сквер булдыру карары кабул ителгән. Елга порты янындагы территориядә урнашкан әлеге сквер инде ясалып беткән диярлек. Зөя утрау-шәһәрлегенә былтыр 261 мең кеше килгән, аларның 67 меңе Зөя музей-тыюлыгында булган.
Нет комментариев