Зөя утрау-шәһәрлегендә “Иман моңы” фестиваленең концерты булачак
12 июнь - Россия көнендә Зөя утрау-шәһәрлегендә "Иман моңы" V халыкара фестиваленең чираттагы концерты була.
Бу хакта бүген "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы директорының урынбасары Лада Лабзина хәбәр итте.
Фестиваль быел тамашачыларга 4 концерт тәкъдим итә. Анда барлыгы 150 дән артык музыкант катнашуы көтелә. 12 июль көндезге 11 дә Зөянең Тарих музеенда инструменталь музыка концерты булачак. Көндезге 12 дә исә "Всех Скорбящих Радость" Богородица храмында чиркәү музыкасы концерты башланачак. Вернадский исемендәге Россия ФАнең дәүләт геология музееның "Vita Voce" камера хоры, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәреннән "Осанна" хоры һәм Дубнадан "Октябрь" академия хоры, Калуга өлкәсе Обнинскиның "Партес" камера хоры чыгыш ясаячак.
13 июньдә сәгать кичке 4 тә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үзешчән хорлар арасында конкурс-концерт узачак. Анда Зөядә чыгыш ясаган хор коллективлары катнашыр дип көтелә.
Фестиваль 17 июнь көнне Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында гала-концерт белән тәмамланачак. Бу көнне тамашачылар Карл Джениксынның "Кораллы кеше" мессасын тыңлый алачак. Аны Анна Гулишамбарова дирижерлыгындагы "Новая музыка" камера оркестры һәм Казан хәрби училищесының подполковник Ян Орехов җитәкчелегендәге кыллы музыка уен кораллары оркестры бергәләп яңгыратачак. Моннан тыш, сәхнәдә Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры, Россия дәүләт педагогия университетының Борис Тараканов җитәкчелегендәге Академия хоры белән берлектә чыгыш ясар дип көтелә.
Йомгаклау концертында яңгыраячак "Кораллы кеше" ул тынычлык, бер-береңне аңлау хакында дип белдерде журналистлар белән очрашуда катнашкан Миләүшә Таминдарова. "Мессада барлык конфессияләр дә чагылыш тапкан. Әсәрдә югары шигъриятне ишетергә мөмкин. Анда киплинг та, григориан хоралы да, азан да урын алган. Гомумән, азан монда төп өлешләрнең берсе булып тора", - диде ул.
Фестиваль 21 майда Болгарда - Идел Болгарстаны Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне башлаган иде. Гомумән алганда, фестивальдә барлыгы 350 дән артык музыкант катнашуы көтелә.
Концертларга керү - ирекле.
Лилия Локманова
Чыганак - "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев