Яшәеш
Зөя утрау-шәһәрчегенә керү түләүле буламы әллә?
Зөя утрау-шәһәрчегендә билетларны тикшерә торган махсус терминаллар урнаштырганнар. Бу утрауга керү түләүле булачак дигән сүзме?
Зөя утрау-шәһәрчегендә чынлап та алты мобиль терминал урнаштырганнар. Алар, билет тикшерүдән бигрәк, беренче чиратта, утрауга килүчеләрне исәпләп барачак. Билетларны акчага сатарга, истәлекле урынны түләүле итәргә җыенмыйлар. Әлегә бу терминаллар тест режимында эшли икән. Зөянең үзендә яшәүчеләргә терминал аша керү өчен махсус электрон карталарны ел дәвамында бирергә җыеналар. Башка кешеләр исә билетларны кассаларда, «Электрон Татарстан» инфоматларында алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, кунакларны исәпләү өчен, мондый җайланманы Болгар тыюлыгында да куярга уйлыйлар.
Марат Алимов, Яшел Үзән.
Чыганак - Шәһри Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев