Зөя утрау-шәһәрчеге Гран-при яулады
Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музее Россия Дизайнерлар берлеге оештырган «Россия Викториясе» бәйгесендә «Экспо-дизайн» номинациясендә Гран-при яулады. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән maydan журналы хәбәр итә.
Бәйгедә Мәскәү, Новосибирск, Санкт-Петербург, Воронеж шәһәрләреннән коллективлар катнашты.
Музей экспозициясе өстендә «Әйбәт» дизайн студиясе белән берлектә Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы хезмәткәрләре эшләде. Авторлар коллективы «Зөя утрау-шәһәрчеге» дизайн-проектын эшләп, музей экспозицияләре комплексын булдырган өчен» бүләгенә лаек була.
Зөя утравындагы тарихи комплексның дүрт бинасында музей экспозицияләре 2012-2015 елларда ачылды. 2015 елда Тарихи һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет президенты Густаво Араос та Зөя утраучыгында булган вакытта музей экспозицияләре дизайнын югары бәяләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев