Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Зөя кала-утравында спортның су төрләре үзәге ачылды

ТР Дәүләт Киңәшчесе Агач археологиясе музее төзелеше барышы белән танышты.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегенә сәфәрендә Спортның су төрләре һәм туризм үзәген, елга вокзалы янындагы скверны карады, Агач археологиясе музее төзелеше барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Яңарыш» фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин һ.б.лар озатып йөрде.
Беренче эш итеп, Минтимер Шәймиевкә керү төркемен күрсәттеләр. Биредә аны килүчеләр исәбен алып бару системасы белән таныштырдылар һәм туристик-мәгълүмат үзәген күрсәттеләр.
- Туристлар агымы ел саен арта, бу сервис, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә яңа таләпләр куя. Моннан тыш, мәгълүматларны статистик эшкәртү мәсьәләсе туа. Безгә кемнәр килүен аңлау зарур: туристларның яше, ир-атлар яки хатын-кызлар күбрәкме һ.б.лар. Бу алынган мәгълүматлар үз эшебезгә төзәтмәләр кертү өчен кирәк, - диде «Зөя утрау- шәһәрлеге» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.
Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бөтен технологияне эшләргә кирәк. «Яңарыш» фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова Зөядә елга вокзалында һәм Болгарда да шундый системаны кертү планлаштырылуын әйтте.
Аннары Минтимер Шәймиевка Спортның су төрләре һәм туризм үзәген презентацияләделәр. Артем Силкин белдергәнчә, бу үзәкне булдыру инициативасы - Татарстан яхтачыларыныкы. «Үзәк базасында су туристлык маршрутларын үстерергә һәм җилкән спортына өйрәтергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы директоры.
ТР Дәүләт Киңәшчесе ТР Җилкән спорты федерациясе вәкилләре белән аралашты. Аннары кунаклар елга вокзалы янындагы скверга юнәлде, анда күп санлы агачлар һәм куаклар утыртылган. Аларга сквер үзәгендә урнаштырылган Зөя утрау- шәһәрлеге макетын күрсәттеләр.
Агач археологиясе музее урынында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә эш барышы, проект нечкәлекләре турында сөйләделәр. Минтимер Шәймиев, бу уникаль объект һәм мондый төрдәге Россиядә бердәнбер музей, ул киләсе елда әзер булырга тиеш, дип ассызыклады.
«Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев