Зур йөк машиналарына региональ әһәмияткә ия булган юлларда йөрүгә язгы чикләүләр 15 апрельдән алып 14 майга кадәр кертелә.
Бу вакытлыча чикләмә халыкара йөк, автобус белән пассажирлар, азык-төлек, хайваннар, дару препаратлары, орлык фондын, ашлама, почта ташучы һәм йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт, он һ.б. ташучы транспорт чараларына кагылмый. Калган барлык йөк машиналарына махсус рөхсәт булган очракта гына юлларда хәрәкәтләнү рөхсәт ителә. Дәүләт пошлинасының суммасы - 1,6 мең сум дәрәҗәсендә калган. Бу периодта, йөк күчәргә билгеләнгән авырлыктан 10%ка артса, 100 км юлга 925 сум түләргә кирәк булачак.
Язгы хәрәкәтләнү тәртибен бозган зур йөк машиналарына 1000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штраф каралган.
Авыл җирлекләрендә дә шәхси йөк машиналары булган хуҗалыклар хәзер байтак. Аларны да үзләре яши торган тирәлектәге юлларга булса да сакчыл карарга өндисе иде. Авылларда юллар юк, дип зарланып, кемне дә булса сүгеп кенә хәлне уңай якка үзгәртеп булмый. Ә ватучылары кем соң?
Юл йөрүләрегез - имин, сәфәрләрегез уңышлы булсын.
Нет комментариев