Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур Өтәк авылы балаларының хокукын якларга Конституция суды үзе килде

Дәгъва белдереп бер инстанциядән икенчесенә йөреп арган ата-аналар соңгы чиктә Конституция судына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Конституция суды Яшел Үзәнгә үзе килеп утырыш уздырды да инде.

Эш шунда: Зур Өтәк авылында укучы балалар, авылда мәктәп булмагач, 4 чакрым ераклыктагы Мулла Иле авылы мәктәбенә җәяү йөреп укырга мәҗбүр. Дөрес, монда 2003 елга кадәр мәктәп булган. Укучы балалар нибары өч кенә булса да, аларның һәрберсе ата-ана өчен кадерле. Алай гына да түгел, балаларны укырга махсус транспортта йөртү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган положение дә бар. Мәктәп автобусын бирмәскә сәбәбе табылып торган. Имеш, шушы ике авыл арасындагы юлның торышы мәктәп автобусын җибәрү өчен тиешле нормаларга ярашмаган, шуның белән балаларның иминлеге куркыныч астына куелган.
- Юл безнең әйбәт, тигез, тиешле юл билгеләре дә куелган, - дип сөйли дәгъвалаучы ата-аналарның берсе Наталья Сюськина. - Юлны килеп тикшереп йөрүчеләрне күргәнебез булмады. Без транспорт мәсьәләсен хәл итүне сорап кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек, безне ишетмәделәр дә, теләмәделәр дә, киресенчә, үзебез гаепле булып калдык. Балаларыбызны чиратлап үз машиналарыбызда да йөртеп карадык. Ягулык кыйммәт. Минем үземнең автомобиль иске, еш ватыла. Һава торышы начарланса, балаларны мәктәпкә җибәрмибез. Алар белән өйдә үзебез шөгыльләнергә мәҗбүрбез.
- Минем балам дүрт ел инде икенче авылга мәктәпкә җәяү йөреп укый, - ди дәгъва бирүчеләрнең берсе Ләйсән Гафиятуллина. - Иртә торалар, йокылары туймый. Юлда ни булмас, этләр, төлкеләр күп. Без аларның иминлеге өчен куркып яшибез. Озатып, каршы алып та өлгереп булмый.
Зур Өтәк зур авыллар исәбендә түгел хәзер, шулай да, аз-маз булса да, балалар да туып тора анда. Шулай булгач, бу авыл өчен өч бала да бик кадерле, аларны ничек язмыш кочагына ташлыйсың.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 21нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев