Зөлфия Шакирова: «Улым Искәндәр ничек исән калгандыр, машинаның яртысы юк»
«Бала канда ята...»
"Улым Искәндәр ничек исән калгандыр, чөнки машинаның яртысы юк, бик көчле авариягә эләктеләр. Җәвиткә бернәрсә дә аңлатмыйча, шалтыратып: "Тиз арада хатыныгыз белән Алабугага килегез", – дигәннәр. Җәвит миңа ничек әйтергә белмичә бүлмәгә керде. Аның битеннән нәрсәдер булганын сизеп алдым.
Ничек чыгып киткәнне дә аңламадык, сәгать ярым эчендә барып җиттек. Реанимациядә көтеп торалар иде, бер кешегә генә керергә рөхсәт иттеләр. Җәвит: "Мин керә алмыйм, бар үзең кер", – диде. Мин ике кулымны учыма кыстым да, иренемне тешләп, ана буларак кереп киттем.
Бала канда ята, бөтен җире бәйләнгән, тегелмәгән урыны калмаган иде, хәттә бармакларына хәтле. Үзе аңында иде. Аның сынмаган кабыргасы калмаган, эчкә кереп, үпкәне дә, йөрәкне дә кыскан иде. Шунда Җәвит минем тавышны ишетеп кенә реанимациягә керде, чөнки борчылып хәле беткән иде. Без аның белән икебез дә бик нечкә күңелле кешеләр.
Шуннан соң, Искәндәрне Чаллыга күчерделәр, чиратлашып янына кердек, гел янәшәсендә булдык. Бер кешегә дә әйтмәгән идек, ләкин бу хәбәр үзеннән-үзе тиз таралды. Әлеге авырлыклар артта калсын, бала хәсрәтләрен күрергә язмасын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев