Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утравында “Халык көймәсе” фестивале узачак

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы территориясендә 5 һәм 6 августта «Халык көймәсе» Идел буе традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчелек фестивале узачак.

Ул судно төзелешенә һәм судно йөртүгә багышланачак. Хәзерге вакытта катнашучылар өчен гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

Программада халык төзелеше көймәләре, көймә моторлары күргәзмәсе, ишкәкле көймәләрдә ярышлар, суднолар парады планлаштырылган. Бу вакыйгага музыка һәм елга җырлары, ярминкә үз атмосферасын бирәчәк.

Барлык теләүчеләр өчен төеннәр бәйләү, суднолар төзү, балык тоту һәм кулинария буенча мастер-класслар узачак. Өлкәннәр һәм балалар өчен мәйданчыклар эшләячәк.

Катнашучылар өчен заявкаларны 20 июльгә кадәр почтага җибәрергә мөмкин lodkivolgi@gmail.com . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев