Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән
Танылган композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдинов гаиләсе кайгы кичерә.
Бүген аның әбисе – тормыш иптәшенең әнисе Гөлбстан апа вафат булган.
«Әбиебез китте Аллаһының хозурына», – дип яза җырчы мессенджерларда.
Әле февраль аенда гына Зөфәр Хәйретдинов «теща»сына 90 яшь тулуы хакында хәбәр иткән иде.
Үзен истәлеккә видеога төшерүче киявенә әбисе: «Тигез яшәгез, рәхәт яшәгез, исән-имин булыгыз», – дип матур теләкләрен җиткергән булган.
Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев