Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзмәшгульләргә ташламалар

Гражданнарның бер өлеше үзе өчен генә эшләргә тели, шуңа бәйле рәвештә россиялеләр арасында үзмәшгульләр саны арта.

«Үзмәшгульләр – эш бирүчеләре һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган затлар, ягъни шәхси хезмәт эшчәнлегеннән табыш алучы гражданнар, моннан тыш, аларның максималь кереме елына 2,4 млн сумнан артмаска тиеш», – дип саный Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров.
Россиядә хәзер 2,4 млн. үзмәшгуль кеше теркәлгән, 2024 елга аларның саны 5 млн.га кадәр артачак дип фаразлана. Мондый эшчәнлек озак вакытлар закон белән җайга салынмаган иде, хәзер исә үзмәшгульләрнең закон буенча гына түгел, дәүләттән ташламалар алуга хокуклары да барлыкка килгән.
Махсус салым режимы
Үзмәшгульләр өчен салым ставкалары:
*физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен – 4%;
*юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтүчеләргә – 6%.

Мөһим! Бу өстәмә салым түгел, ә ташламалы ставка. Керем алучылар керем салымын 13% күләмендә түләргә тиеш, ә теркәлгән үзмәшгуль гражданнар азрак түли.

Салым түләү Федераль салым хезмәтенең «Минем салым» мобиль кушымтасы аша гадиләштерелгән схема буенча башкарыла. Күчерүләрне һәр айның 25нче числосыннан да соңга калмыйча башкарырга кирәк. Шулай ук кушымта аша үз пенсия стажыңны һәм тупланмаларыңны мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга мөмкин.
Финанс һәм мөлкәт ярдәме
2020 елның 27 маенда кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме чаралары үзмәшгульләргә кагыла торган закон кабул ителде. Аларга ташламалы ставкалар буенча муниципаль милекне арендалау, ташламалы кредитлар, бизнесны ачу һәм үстерү өчен субсидияләр һәм грантлар, әзер хокукый һәм бизнес-карарлар навигаторына керү, шулай ук түләүсез укыту семинарлары керә.
Хөкүмәтнең 2020 елның 1 октябрендәге карары нигезендә, үзмәшгульләр «Минем бизнес» үзәкләренә мөрәҗәгать итә һәм түләүсез консультация ала ала. Үзмәшгульләргә түбәндәге сораулар буенча бушлай хезмәт күрсәтелә:
* кредит бирү;
* салым салу;
* хисап.
Өстәмә ярдәм
* Дәүләт МФОларыннан 1 млн.сумга кадәр кредитлар.
* Кредитка ярдәм итү фондларыннан гарантия ярдәме.
* Коворкингларны һәм бизнес-инкубаторларны ташламалы арендалау.

Салым тотып калу
Үзмәшгульләргә махсус салым исәпләве каралган. Аннан бер тапкыр файдаланырга була. Исәп-хисап автомат рәвештә алып барыла, әлегә шул рәвешле 10 000 сум акча алына, шуннан соң исәп-хисап туктатыла.

Керемнәргә карата ставка:
* физик затлардан – 3%;
*юридик затлардан – 4%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев