Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Үзләре – аз, эшләре – күп

Авылыбыз мәчет картлары белән күркәм. Алар аз санлы булуга карамастан, бер җомганы да калдырмый, мәчеткә җыела. Ә аларның җыелып мәчеткә килүе үзе бер матур күренеш. Мәчет манарасыннан азан тавышлары ишетелгәндә урамнан узып баручылар да туктап кала, кул күтәреп амин тота.

Даими мәчеткә йөрүчеләр исемлегендә, әлбәттә, башта муллабыз Фәргать Тимершин тора. Аның җитәкчелегендә бик саваплы эшләр башкарыла бит. Кеше бакыйлыкка күчтеме, Коръән ашлары уздырыламы, башка төрле эшләр килеп чыгамы, Акъегет авылының мәчет картлары һәрвакыт әзер. Рәсемдә: Рөстәм Нургалиев (Казан), муллабыз Фәргать Тимершин, Раит Фәтхуллин, Инсаф Сәгыев, Нәбиулла һәм Хәмзә Хәмитовлар (Бакырчы).
Рәшидә Тимергалиева,
штаттан тыш хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев