- Әти-әнием хөрмәткә лаеклы кешеләр иде. 66 ел бергә гомер кичерделәр. Бишебезгә дә ныклы тәрбия бирделәр. Бик кешелекле булдылар. Кешеләрне, тормышны яратып яшәргә өйрәттеләр. Шушы якты дөньяга тудырганнары өчен генә дә рәхмәтләрем чиксез. Ерак араларны якын итеп, һәрвакыт алар янында булырга тырыштым. Арабыздан әни киткәч, сәхнәгә чыгып җырлавы да авыр булды. Шул чакта тамашачыларым көч бирде, аларга рәхмәт. Эшләргә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм иттеләр. Әти-әниләрегез исән чакларында кадерләрен белегез. Җир астыннан юллар юк дигән сүзләр бик дөрес ул. Әти дә арабыздан киткәч, бөтенләй авыр булды, - диде Зөлфия Шакирова.
Чыганак - http://акчарлак-газета.рф/
Нет комментариев