Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зиратларга һөҗүм итү кешенең психикасы җимерелүе турында сөйли – Яшел Үзән имам-мөхтәсибе

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, 7-10 яшькә кадәр балалар тәрбиясенә игътибар бирелмәсә, шушы фаҗигаләр һәрвакыт булып торачак.

Каберлекләргә зыян салу кешенең психикасы җимерелүе, күңел зәгыйфьлеге турында сөйли. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Яшел Үзән районы Бәчек авылында булган вандаллыкка карата фикерен җиткереп, шулай дип белдерде.

"Бүген яшьләрнең тәрбиясендә рухи хәерчелек бар. Изгелекне изгелек, яманлыкны гөнаһ итеп танымаучылар, күңел хәерчелегенә дучар булган кешеләр бар. Рухи ачлыгы аркасында, ул бу дөньяның ямен, яктылыгын, мәгънәсен дә татый алмый. Үзенең шушы дөньяга карашында фикер тарлыгы, күңел чире аркасында, ачуын, дөньяга карата ризасызлыгын начар фигыльләр аша күрсәтә. Бу үзенә күрә шаукым, сугыш, террорчылык та кебек. Гомуми әйткәндә, без мондый гамәлләргә кешенең калебе сусавы аркасында, дөньяга каршылык күрсәтү эшләре дип карыйбыз", - диде Габделхәмит хәзрәт.

Имам яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсен игътибарда тотарга кирәклеген ассызыклый. "Зиратларга һөҗүм итү, мәетләр җирләнгән урыннарга зыян салу кешенең психикасы җимерелүе турында сөйли. Аның күңеленә шайтан, җен-зәхмәт кереп урнашуга бөтен капкалар ачык. Үлгән кешеләр дөньясына кереп, аларның тынычсыз булуларын теләп сугыш ачуы белән ул җенлелеген, шайтанлылыгын күрсәтә. Бу кешеләрнең әти-әниләре дә динсез тәрбия белән адаштырган, дөнья чокырына төшереп калдырган. Җәмгыятькә нәфрәт күрсәтүе, дошманлыгы психик чир инде ул. Моны сәламәтләндерергә кирәк. Тышкы яктан караганда ул сәламәт кебек, әмма эчендә дошманлык ялкыны, җаны көеп тора. Аның калебен сырхау баскан, йөрәге чирле. Мондый кешедән төрле яманлыкны көтәргә була. Аңа диагноз биреп бетереп тә булмый. Табиблар да әйтеп бетерә алмый кайчак. Сәламәт акыл белән эшләнмәгәч, бу кешеләр гөнаһны да, Аллаһ каршында җавап бирәсен дә белми. Мәетләр дөньясына зарар китергән кешеләр исәннәргә дә зыян салырга мөмкин. Бик хәтәр бу", - дип билгеләп узды Габделхәмит хәзрәт.

Имам әйтүенчә, Бәчек авылы фаҗигасе безнең өчен бер гыйбрәт, сабак.

"Без үзебезнең җәмгыятьне сәламәтләндермәсәк, бу чир һәрвакыт дәвам итәчәк. Шуңа күрә өйдә балаларны тәрбияләргә кирәк. Бакча тәрбиясе белән генә канәгать булырга ярамый. Бала тәрбиясе балалар бакчасы вазифасы түгел ул. Әти-әни күз-колак булып, балаларны үз канаты астында үстерергә тиеш, шуңа күрә мәктәпкә кадәр балаларны өйдә үстерегез, дибез. Баланың рухи байлыкны кабул итүгә күңел капкасы 7-10 яшькә кадәр генә ачык. Аннары рухи тәрбия алу капкалары ябыла. 7-10 яшькә кадәр балалар тәрбиясенә игътибар бирелмәсә, шушы фаҗигаләр һәрвакыт булып торачак", - дип белдерде Габделхәмит хәзрәт.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев