«Зинһар, балаларыгызны шудырмагыз әле шул «ватрушка»да» (әйтәм әле)
Кышын рәхәт инде үзе. Телисең икән чаңгыда шу, телисең икән чанада, тимераякта. Тик тюбинг дигән әйбер кулланышка кергәч, аянычлы очраклар ешрак күренә башлады.
Күпме кеше шуның белән имгәнә, ә күпмесенең гомере өзелә. Аны бит туктатып та булмый, кая барганыңны да белми «очасың» гына. Әле шушы көннәрдә Аракчинода бер студент кыз коймага бәрелеп үлгән, дип сөйләделәр. Зинһар, балаларыгызны шудырмагыз әле шул «ватрушка»да. Без салам тутырылган пакетта шуып үстек, шөкер, исән-сау. Хәзер генә әллә ниләр белән мавыгалар.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев