Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Зилант – 5нче гимназия» командасы 2011-2012 елгы кызлар арасында ТР мәктәп футбол лигасында җиңү яулады

Финал этабында Казан, Аксубай, Яр Чаллы, Теләче һәм Зәй шәһәрләреннән ярышларның зона этапларында җиңүчеләр булган 6 команда очрашты. 5нче гимназия кызлары, бер генә тупны да калдырмыйча, барлык матчларда ышанычлы җиңүләргә иреште.

Чемпион составында: Эльза Абдуллина, Айназ Әхтәмова, Камилла Сәгъдиева, Аделина Сергеева, Ясминә Ситдыйкова,  Алинә Фәйзуллина, Идәлия Ибәтуллина, Мәрьям Хузина, Ралина Ямалеева.

Иң яхшы бомбардир һәм турнир уенчысы дип команданың ярымсакчысы Айназ Әхтәмова танылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, команда тарихында мондый уңышка ирешү беренче тапкыр булды. Сентябрь аенда кызлар Татарстан Республикасы данын Мәскәүдә Бөтенроссия суперфиналында яклаячак.

Команда кызларын һәм тренерлары Сиразеев Булат Марат улын җиңүләре белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!

Фото: 5нче гимназия архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев