Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның намуслылыгын һәм үтә күренмәлелеген гарантиялиләр

Татарстан территориясендә Дәүләт Думасына көзге сайлаулар вакытында 18 мең күзәтүче эшләячәк, шуларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы җибәрәчәк.

Күзәтүчеләрнең күплеге тавыш бирү процедурасын максималь дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм гадел итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистларына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары көндәшлелек белән аерылып тора. Бу күп санда партияләр катнашында (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән - Т-и), бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә шулай ук.

 

"Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк, шуларның 3 меңе участокларда ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләрнең мондый саны тавыш бирү процедурасының транспарентлыгын һәм намуслылыгын гарантияли", - дип билгеләде Зилә Вәлиева.



Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев тулыландырды, ул шулай ук хәзерге Россия сайлауларында күзәтүчеләр институтының югары мөһимлеген ассызыклады.
 

"Кандидатларның федераль исемлеген теркәгән сәяси партия, тиешле бермандатлы сайлау округы буенча теркәлгән кандидат, Россия Иҗтимагый палатасы һәм Россия субъектларының Иҗтимагый палаталары һәр участок комиссиясенә тавыш бирүнең барлык көннәре дәвамында чиратлап барлык процессларны күзәтергә мөмкин булган ике күзәтүчене билгеләргә мөмкин", - дип аңлатты Кондратьев күзәтү механизмын.



Ул искә төшергәнчә, Дәүләт Думасына киләсе сайлаулар 2021 елның 17-19 сентябрендә күпкөнлек тавыш бирүнең яңа форматында узачак. Бу коронавирус пандемиясе шартларында сайлаучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев