Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Журналист һөнәр алыштыра, ягъни сатучы булу җиңелме?

Көтеп алынган җәйге ялыма чыктым. Беркая да бармыйм быел, туп-туры туган авылыма, әти-әнием, балаларым янына ашкынып кайтам. Кайтам да, һичшиксез, җир җиләге җыярга барачакмын. Соңгы елларда ул бигрәк тә уңып пешә, быел да шулаймы икән дип, үз-үзем белән сөйләшеп, уйларыма чумып, отпускага чыктым.

Безнең ял инде сүздә генә, аз дип әйтүем. Укытучылар кебек икешәр ай ял итү безнең ише журналистларга тәтеми. Ярар, барына шөкер итә белик. Җиләк җыям дип кайткан идем бит әле һәм ышанасызмы-юкмы, бер тапкыр да җир җиләге җыярга бару бәхете тәтемәде, Аллаһ боерса, дип теләмәгәнмендер инде. Аның каравы быел бакчадагы җиләк-җимеш ишелеп уңды. Ул кура җиләге, карлыган, крыжовник, чия, алма... СөбеһанАллаһ, кайсы агач-куакка гына карасаң да, кызарган җимешләре «мине өз, мине өз» дигәндәй тулышып пешеп утыралар. Аеруча кура җиләге бик күп булды безнең, аны җыя-җыя «аһ» иттек. Бу җимештән әллә ниләр ясамыйбыз, бер тапкыр шикәр комы белән төеп куйдык, суыткычта катырдык. Ә калганын, череп әрәм булмасын дип, әни базарга барып сатарга уйлады. Шәһәр кешесенең тамагын без кайгыртмасак инде тагын?! Шулай бер тапкыр уңышлы гына сатып кайткач, базар магнит кебек үзенә тарта. Икенче юлы әни бара алмагач, сине җибәрәбез дип әйтеп куймасынмы?! Җиләк тиз өлгерә бит ул, көнендә урнаштырмасаң, иртәгә соң булырга мөмкин.

Минме, базарга бараммы соң?! Күгештә яшәүче Рузалия апа Хәсәнова әйтмешли, мылтык терәп торсалар да бармыйм инде мин ул базарга, җиләген рәхәтләнеп җыям, тик базарда сату минем хәлдән килә торган эш түгел ул! Шулай дип әйтүен-әйттем дә, эчкә корт керде бит. Тәвәкәлләп тә карыйсы килә, күрәләтә торып, Ходай биргән нигъмәтне дә черетеп булмый. Иртәгә базарга барасы дигән төнне күзгә йокы кермәде.

Тулырак язманы укыйсыгыз килсә, газетабызның 58нче санына күз салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев