Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Жанна Фриске соңгы өч айда комада булган

Кичә кич Мәскәүдә танылган җырчы Жанна Фриске вафат булды. Ике елга якын ул яман чиргә каршы көрәште.

Җырчы 1996 елда "Блестящие" төркеме белән чыгыш ясап йөргән вакытында танылды. Шуннан соң "Ночной дозор", "Дневной дозор" һәм "О чем говорят мужчины" фильмнарында төште.

Җырчының әтисе Владимир хәбәр итүенчә, Жанна соңгы өч айда комада булган. Бу хакта аның якыннары берәүгә дә хәбәр итмәгән, барысын да сер итеп саклаган.

Җырчының 2 яшьлек улы Платон калды.

- Бала әтисе белән калырга тиеш, - ди җырчының әтисе. - Безгә тапшыра икән, әлбәттә, без тәрбияләрбез. Һәрхәлдә, баланы ташламыйбыз. Әлегә Платон Болгариядә ял итә. Жанна соңгы өч айда комада ятты. Берәүгә дә сиздермәдек кенә.

Платонның психикасына зыян китермәс өчен, әнисе белән хушлашырга аны алып кайтмаска булганнар.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев