Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

“Үзгәреш җиле”нең йомгаклау концертлары сериясен 2017 елның язында кабатлыйлар

"Үзгәреш җиле" фестивален оештыручылар, музыкаль вакыйгага карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, шоуны дәвам иттерергә булган.

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.

Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән "Үзгәреш җиле" фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев