Үзгәреш елы авырлыклары
Хәзер авылларда эш булмагач яшьләр тизрәк читкә китү ягын чамалый.
Шуңа күрә бу җирләрдә өлкән яшьтәгеләр генә берегеп яши. Алар кая барсын? Балалары янына барырлар иде, туган җир, авыл, йорт, күршеләр сагындыра. Үз өеңнең рәхәтлеген, иркенлеген берничек тә аңлатып бетереп булмый. Ялгыз яшәве авыр булса да, барысын эшләргә көч-хәл җитмәсә дә, өлкәннәр авылны ташламый. Туган җирен калдырып китәргә йөрәге дә, җаны да кушмый.
Безнең Кече Өтәк авылында да өлкәннәр күп, яшьләр аз. Авылның киләчәген күз алдына да китереп булмый. Безгә – өлкәннәргә миһербанлы кешеләр ярдәменә генә исәп тотарга кала. Ә безнең авылда андыйлар бар. Күршеләребез – Фәридә Сафина һәм Лилия Садыйковалар безнең иң ышанычлы һәм ярдәмчел кешеләребез. Иртәнге якта тәрәзә пәрдәсе озак ачылмыйча торса да алар тизрәк хәлне белергә ашыга. Берәр булышлык кирәк булса, бер каршылыксыз үтәргә тырыша алар. Шаккаткыч инде. Күршеләребезнең берсе – Оркыя апа үлеп киткәч тә иң беренче алар аның өенә кереп, барысын да башлап йөрде. Әгәр дә алар булмаса, мәрхүм күпме яткан булыр иде әле. Авырып китсәк тә, берәр эшебез барып чыкмаса да, торбаларыбыз катса да шушы Фәридә белән Лилиядән башка булмый. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын аларга, үзләренә дә сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез. Бу шигырь юллары да йөрәктән чыгарып язылган.
Әллә соң замана агышы
Әллә соң язмышлар, әллә соң ялгышлар,
Әллә соң замана агышы.
Бу хәлгә дучар булырга,
Төштеме Ходайның каргышы.
Умарта кортыдай гөж килгән гаиләләр,
Ботаксыз агачтай калдылар кагаеп.
Ямь тапмый гомернең көзеннән,
Яшиләр һәрдаим сагаеп.
Кемнеңдер бердәнбер газизе,
Китте бит ияреп күпләргә.
Авылда калдырып бер ялгыз анасын,
Шәһәрдә чәчелгән бәхетен чүпләргә.
Күбесе үзләре озатты,
Янәсе авылда күз нурын күрмәсен авырлык.
Югалган бәхетне тотарга,
Җитәрме икән соң сабырлык.
Йөрәккә тоз булып утыра,
Гомерлек юксыну ялкыны.
Өшетә җаннарны, суыта каннарны,
Картлыкта ялгызлык сагышы.
Аз була очрашу мизгеле,
Сизелми үтәдер санаулы сәгатьләр.
Иңмичә каладыр оныклар күңеленә,
Әби-бабайдан иң изге гадәтләр.
Кайчакта буйсынып язмышка,
Өлкәннәр берни дә дәшмиләр.
«Дәү әни», «дәү әти» сүзләрен ишетергә,
Күбесе интизар яшиләр.
Үзгәреш җилләре яңадан кубыпмы,
Әллә бер могҗиза булыпмы.
Яшәсен, яшәсен иде дә авыллар,
Берсенә-берсе сыенып, сөенеп.
Көн күрсен иде бит, әби-бабайлар,
оныклар-балалар.
Әллә соң язмышлар, әллә соң ялгышлар,
Әллә соң замана агышы.
Бу хәлгә дучар булырга,
Төштеме ходайның каргышы.
Нәзирә Сафина,
Кече Өтәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев