«Үземне урлап китүче чананы этештем»
Әлеге язмабыз герое – 90 яшендә яшьлектәге юмор хисен, гасырга якын ераклыкта калган сабый чакларындагы барлык хатирәләрен хәтерендә саклап, рух һәм кәеф күтәренкелеге белән гомер итүче Күгештә туып үскән тыл ветераны, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе – Рәхимә апа Шәйхетдинова.
Сугыш ветераннары «калмады» дәрәҗәсендә. Инде тыл ветераннары да бөртекләп санарлык кына. Алар Бөек Җиңүне якынайту өчен, 12-13 яшьлек арык иңнәрендә зурлар йөген тартырга мәҗбүр булган буын һәм ул елларда кичергәннәре мәңге онытылмаслык итеп йөрәкләрендә уелып калган. Рәхимә апа, шулай ук, барысын да хәтерли. Әмма ул, шул искиткеч авыр һәм кайгы-хәсрәтле вакытларны сөйләгәндә дә, күбрәк мәзәк, кызыклы вакыйгаларны исенә төшерә. Ә кара хатирәләрен ара-тирә генә әйтеп куя.
– Әтиебез үлгәндә миңа 3 яшь иде. Ул елны иген уңган, күп итеп бәрәңге төяп кайтканнары да хәтердә, – дип сөйли Рәхимә апа. – Сугыш башланганда 11 яшемдә идем. Мин аны урамда малайлар уйнап йөргән уен кебегрәк кабул иткәнмендер инде, әйдә, сугышсыннар, дип уйладым. Аннары, кемнеңдер үлгән хәбәре ишетелгәч, кулсыз, аяксыз авылдашлар кайта башлагач, сугышның бик тә куркыныч һәм җитди булуын аңладым. 13 яшьләр идеме икән, мәктәптә укыйм, сумка бирделәр – эче тулы дару.
«Полевая медсестра» инде мин. Кырга чыктым, анда картлар гына эшли ул вакытта, яшьрәкләр бар да сугышта. Берсенең чуаны шешкән, мин моңа Ихтиол сөрттем. Кич өенә кайткач, тишелеп аккан, килеп рәхмәт әйттеләр. Мәктәптә линейка җыеп, бөтен кеше алдында мине мактадылар. Апаны 16 яшендә бригадир итеп куйдылар. И, безнең тормыш-тормыш булдымы инде ул вакытта?! Яфрак, үлән ашап. Әни белән апа, шул яшел суны суыралар да, тагын эшкә китәләр. Кием юк, ашарга юк.
Бала-чага белән картлар тартты бит инде ул елларда бөтен хезмәтне, нишлисең, эше белән уены бергә булды. Бервакыт, энекәшем белән күрше малаена җир сукаларга атлар биргәннәр. Йөгән урынына аркан гына булган. Ач маллар яшел үлән күрүгә чапканнар. Малайлар ятып йоклаган, ә атлар тамак лары туйгач үзләре кайткан. Боларның матур йөгән ясыйсылары килгән. Энекәшем әйткән иптәшенә, Әкрам куяннарның морҗаларында җиз самовар бар, дип. Көндез таякны-таякка бәйләп, әзерләнгәннәр. Төнлә барып теге самоварны, шыгырдатып тарталар икән. Йортта карчыгы Әкрам бабайга: «Сугышны Мәскәүгә генә җиткән, дигәннәр иде, безгә дә килеп җитте ахры, әнә тавышы ишетелә. Мин салым кәгазьләрен җыям, син кием-салымнарны ал», – дип әйтә икән. Сөйләп кенә бетерә торган түгел инде ул заманнарны!
Әйе шул. Инде 75 ел дәвамында язабыз, сөйлибез. Әле тагын күпме хатирәләр бар. Шул вакытларны хәтерләүчеләр генә озын гомерле булсын, берүк!
Җиңү көнен, урамнарда флаг лар күтәреп каршылаганнарын да яхшы хәтерли Рәхимә апа. «Бииләр, җырлыйлар, ә без Дамирә белән иң зур флагларны күтәреп торабыз».
Сугыштан кайткач, 1948 елда абыйлары кызларны Норлатка алып киткән. Әмма, насыйп булгач, 23 яшендә барыбер туган авылына килен булып төшә ул. Дөресрәге, булачак ире, бик тә чибәр егет Габдулла аны урлап китә. Ул мизгелләрне дә юмор белән искә ала: «Ат арык, хәле юк, Күгеш тавын менгәндә мине урлап китүче ике егет белән мин дә чана этештем әле», – ди Рәхимә апа көлеп.
Данлыклы балта остасы – ире Габдулла белән 57 ел тату гомер итәләр. Сокланырлык, инсафлы ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә апа ирен генә түгел, ике улын да җирли (урыннары җәннәттә булсын). Ана өчен моның нинди ачы хәс рәт икәнен башыннан кичергәннәр генә барлык тирәнлеге белән аңлый торгандыр. Ходай сабырлыклар бирсен!
– Алтын иде алар! Аракы түгел, сыра да эчмәделәр, тәмәке тартмадылар, урамда шаулап йөрмәделәр! – ди, Рәхимә апа.
Тыл ветераны бүген кызы Рәминә тәрбиясендә яши. Ул гаиләсен Түбән Камада калдырып, анасын карарга Күгешкә кайткан. Ирегез ничек ризалык бирде, дигәч, алтын ул минем, дип җавап бирде. Норлатта яшәүче икенче кызы Рәшидә дә еш килә Күгешкә. Рәхимә апаның нигезен ташлап озакка беркая да барасы килми, ике кызына да 1-2 атнага гына кунакка баргалый. Көр күңелле Рәхимә апа әйтүенчә, ул беркайчан да больницада ятмаган, авырмаган, дарулар эчмәгән.
Бүген аңа 90 яшь тулды. Алдагы көннәрендә дә исән-сау, ачык зиһенле булып, юмор хисен югалтмыйча, күтәренке кәефтә ике кызының, оныкларының кадер-хөрмәтендә озак еллар яшәргә язсын!
Коронавирус инфекциясе аркасында Рәхимә апа Шәйхетдинова белән телефон аша гына аралашырга туры килде.
– Бу хәлләр беткәч, әбизәтелне килегез Күгешкә, рәхәтләнеп сөйләшербез бер! – дип кунакка чакырды үзебезне.
Килергә тырышырбыз. Рәхимә апаның күңел сандыгы хатирәләргә бик тә бай, ә аларны бик тә ишетәсе һәм дә язып аласы килә. Исән генә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев