Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өзелеп көткән идең, әмма…

Арча. 29.12.1967 ел. Шушы көннән бердәм тормышыбызның юлы, Яшел Үзән. 06.02.2017 елга кадәр, ягъни 17893 көн дәвам итте. Илле елга якын тигез гомеребездә - без балаларыбызга үрнәк, күршеләребезгә терәк, дусларыбызга киңәшче булу теләге белән яндык, көйдек.

Александр Сергеевич Филиппов - журналист, ә мин - идеолог кайда гына булсак та, кешеләр күңеленә үтемле матур сүзләр эзләдек. Кечкенә баладан алып, өлкәннәргә кадәр чын кешелекнең матур сыйфатларын үрнәк итеп, үз балаларыбызны тәрбияләргә тырыштык.

Тормышыбызның катлаулы, сикәлтәле юллары безне куркытмады. Бер-беребезне тулыландырып, тыңлап һәм юл куеп яшәргә омтылу безне бәхетле итте. Алда күрсәтелгән санаулы көннәребезнең күбесе синең аркаңны гына күрү белән узса да, (син яздың да, яздың) ә мин синең сулышың аша чын хезмәт кешесенә карата булган, чын кешеләрчә җылы мөнәсәбәтеңне йөрәгеңнең тибешен, күзеңнең нурын һәм ихлас карашыңны тоеп янәшәңдә булдым. Чын күңелем һәм куйган хезмәтем белән мин сине бәхетле итәргә омтылдым. Балаларыма - әтиегез, әниемә, туганнарыма - киявегез, дип зурлап, хөрмәтләп яшәдем. Син аны сиздең, тойдың, әмма мәңгелеккә ташлап киттең. Әле сиңа яшәргә дә яшәргә иде.

Милләттәшләребезгә, халкыбызга ярдәм йөзеннән, бердәм ирекле иҗади хезмәтебез Яшел Үзән шәһәрендә милли-мәдәни үз аңны тәрбияләү, үстерү буенча балалар, өлкәннәр арасында һәм халык арасында еш булдык. Бергәләп һәр ай саен милли-мәдәни советы утырышларын, илледән артык балалар бакчаларында, унике мәктәпләрнең һәрберсендә аерым-аерым, график буенча татар балаларының ата-аналар җыелышларын, синең белән бергәләп, уздырдык. Ә синнән башка калганнарында да, җыелышлар оешкан төстә, югары әзерлектә узып тора. Район җитәкчелеге, ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр белән гаиләбезгә килгән ачы кайгыларыбызны уртаклашуларына мең-мең рәхмәтләребез барып ирешсен дә һәрбарчабызга сәламәтлекләр юлдаш булсын.

Күпме язылган һәм басылмыйча калган егермегә якын китабың, лаеклы ялга чыкканнан соң Камчаткаларга кадәр барып карендәшләреңне - керәшеннәрне эзләп йөрдең. Андагы күргәннәреңне көндәлегеңдәге язмаларыңны укыганда, интегеп йөрүләреңне аңлап, кем генә еламый укыр икән? Иң саллы, алты йөздән артык биттән торган «Керәшен язучылары антологиясе» китабын тәмамлау теләге белән декабрь аенда Казанга үзәк китапханәгә, сирәк китаплар бүлегенә ике атна йөреп, салкын тидереп кайттың һәм 39.7 температура белән яттың. Туган көнең - 80 яшьлек юбилееңны 13 январьда урын өстендә ятып каршы алдың. Ә бит син бу көннәрне, ягъни 80 яшьлегеңне һәм бергә гомер башлавыбызга 50 ел тулу көннәрен түземсезлек белән өзелеп көткән идең!

Клара Мәрдан кызы Филиппова,

Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев