Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск хирурглары бөтен Россия һәм башка дәүләтләрнең иң яхшы табиблары арасында - хирургларның XV съездында катнашты

Безнең делегатлар: хирургия бүлекләре мөдирләре Анатолий Николаевич Комарницкий һәм Фәрит Сәгыйт улы Ихсанов.

Чара Мәскәү Халыкара сәүдә үзәгендә РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашында узды. Катнашучыларны Владимир Путин сәламләде. Хирургия, Президент сүзләренчә, илебезнең сәламәтлек саклауның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып санала.


40ка якын булган сессияләрнең һәм дискуссияләрнең күп өлеше хирургиягә инновацион технологияләрне кертү темасына багышланган. Форумның иң мөһим бурычларының берсе -тәҗрибә уртаклашу.


Фотода безнең район белгечләре Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы, Вишневский исемендәге милли медицина тикшеренү үзәге директоры, РФА академигы Әмиран Шотаевич Ревишвили белән.

Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев