Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск үзәк район хастаханәсе табиблары, эшләүдән туктаган бөерен алып, пациентның гомерен саклап калды

Рәмзия Закировна башыннан узганнарны искә төшерә: вакыйгалар яшен тизлегендә башлана.

Биле авырта башлый, хатын хәлсезлек кичерә һәм тиз арый башлый. Шулай итеп, Зеленодольскида яшәүче 71 яшьлек ханым Зеленодольск үзәк хастаханәсенең урология бүлегенә эләгә, анда табиблар бөер чәнчү өянәге диагнозы куя.

Ашыгыч тикшерүләрдән соң операциясез булмау аңлашыла.

Операция вакытында 1,5 литр үлек суыртылган, бөер эшләми, аны саклап калу мөмкин булмый. Ә менә пациентның гомерен табиблар коткарырга тиеш була.

Хәзер хатынның бөер күрсәткечләре күпкә яхшырган. Рәмзия Закир кызы өенә чыгарылган.

- Мин табибларга: Александр Валентинович Смирновка һәм Хәмзәт Кәрим улы Бийбулатовка бик рәхмәтлемен. Аларның алтын куллары гына түгел йөрәкләре дә алтын. Монда шулай ук бик шәфкать туташлары бик ярдәмчел, персонал яхшы. Һәркемгә аерым рәхмәт әйтәм! - ди пациент.

Табиблар үз чиратында искәртәләр: кискен ситуацияләрдән саклану өчен, сәламәтлегегезне күзәтегез, Диспансеризация һәм вакыт-вакыт тикшерүләр узыгыз.

Зеленодольск үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев