Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Зеленодольск” ТОСЭР резиденты республика ярдәме белән җитештерүне киңәйтә

«Энергоинновацияләр» компаниясе җитештерүне киңәйтү өчен хупланды.

Проект электрощитовка җиһазлары һәм электротехника өчен төрле пластик эшләнмәләр чыгаруны күздә тота.

«Без 2020 елда "Зеленодольск" ТОСЭР резидентлары булдык, һәм хәзер әлеге килешүгә үзгәрешләр кертү зарурлыгы туды. Без ярдәмнән бик канәгать: безгә бирелгән барлык стадияләрдә дә Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шулай ук Финанс министрлыгы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәм итте, шуның аркасында заявка комиссиягә нибары ай ярым вакыт эчендә килде», – дип белдерде компания директоры Илнур Мөбәрәкшин.

Җитештерүгә 57 миллион сумга якын инвестиция кертү планлаштырыла, бу компаниягә кертелгән акчалар күләмен икеләтә арттырачак. Предприятие тулы җитештерү егәрлегенә 2023 елда чыгарга тиеш.
Эш урыннары саны өч тапкыр – 70кә кадәр артачак.

✅ Бүгенге көндә «Зеленодольск» ТОСЭРда 25 резидент бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев