Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск шәһәренең 5нче гимназиясе укучысы "Классное пространство" Бөтенроссия конкурсында җиңде

Конкурста укучылар мәктәп биналары - ашханәләрне, спортзалларны, актлар залларын, уку кабинетларын яңарту буенча үз идеяләре белән катнашты.

5 нче гимназиянең 2Б сыйныф укучысы Әдилә Шакирова конкурска үзенең укытучылар бүлмәсе проектын тәкъдим итте. Аның күзаллавы буенча кабинет авангард стилендә булачак. Әдиләгә проектын әзерләүдә укытучысы Эльвира Амелина ярдәм иткән.

Конкурста җиңгән өчен Әдилә илебезнең иң яхшы балалар лагерьларының берсе - "Орленок"ка юллама белән бүләкләнде.

Яшел Үзән районының мәктәп медиаүзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев