«Зеленодольск ПКБ»сы АҖ генераль директорының Республика һәм Шәһәр көне белән котлау сүзе
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, райондашлар!
Сезне искиткеч бәйрәм – Республика һәм Шәһәр көне белән котларга рөхсәт итегез! Бу истәлекле вакыйга халкыбызны, яшенә, милләтенә һәм дини карашларына карамастан, берләштерә, гадәти эшләрдән читкә китеп, безнең гүзәл төбәгебезгә яңача карарга, язмышыбыз белән мәңгегә бәйләнгән туган җиребез өчен горурлык хисе тоярга мөмкинлек бирә.
Татарстан – уңдырышлы төбәк һәм бүген без аның кабатланмас табигате, бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Республика үсешенең һәм уңышының нигезе – туган ягына тугрылыклы, туган төбәген тагын да матуррак, чистарак һәм сөйкемлерәк итәргә омтылган тырыш кешеләре. Безнең республика динамик үсешкә һәм алга бару өчен бөтен мөмкинлеклергә ия. Тотрыклылык, толерантлык һәм татулык үрнәге булып тора.
Бу бәйрәм көнендә һәркемгә сәламәтлек, муллык, тынычлык, бәхет, республика һәм шәһәребезнең алга таба үсеше, чәчәк атуы хакына билгеләнгән планнарның уңышлы тормышка ашуын телим.
Евгений Жирков.
«Зеленодольск ПКБ»сы АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев