Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзегезне саклагыз!

01 28 февраль – 6 март көннәрендә янгын сүндерүчеләр 11 чакыру кабул итеп алган. 4 янгын очрагы теркәлгән. Воронино авылының Үзәк урамындагы йорт мунчасында янгын морҗадан чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, мунчаның 1 квадрат мет рына зыян килгән.

Ремплер авылының Кооператив урамындагы йортта янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Бу янгында мунча, гараж, хуҗалык сарайлары янып, 50 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Ильинканың Зеленая урамында механизмнарының төзек булмавыннан «Газель» автомобиленә ут капкан. Кабинасы, моторы, тенты янып, 5 квадрат метрына зыян салынган.

02 Эчке эшләр бүлегендә 47 җинаять теркәлгән. Шуларның 37се – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 31 җинаять ачылган. 31е – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 15 урлау, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.
Гагарин урамында 28 яшьлек яшел үзәнлене кыйнаганнар. Аның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән. Моны 31 яшьлек ир-ат кылган.
К.Маркс урамындагы сәүдә павильоныннан ачыктан-ачык мобиль телефон урлаган беркайда да эшләмәүче 26 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаганнар.
Комсомольская урамындагы кибеттән, тә рәзәсен ватып кереп, акча һәм товар урлап чыкканнар. Моның буенча Яшел Үзәндә яшәүче, элек хөкемдә булган 33 яшьлек ир-ат шик астына алынган.
Яшел Үзәндә яшәүче 48 яшьлек ир-ат билгесез затның инвестицияләү юлы белән акча эшләү тәкъдименә ышанып, 400 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.
Яшел Үзәннең Гоголь урамында элек хөкемдә булган 28 яшьлек яшел үзәнлене наркотик матдә белән тоткарлаганнар.

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре тарафыннан 912 чакыру кабул итеп алынган. Шуларның 512се – шәһәрдән, 322се районнан булган. 369 кешене госпитализацияләгәннәр: 280е – шәһәрдән, 89ы – районнан.
Октябрьскийда күпердән сикергән 28 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка сөяге һәм боты сынган ир-атны медиклар травматология бүлегенә китергән.
Осиновода улы кыйнап, баш мие селкенгән 53 яшьлек исерек ир-ат янына чакыру булган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медикларны Яшел Үзәннең Ленин урамында ире кыйнаган 38 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

ЮХИДИ 249 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 37сендә матди зыян китерелгән. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 4 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Төзүчеләр проспектында иртәнге бишләр тирәсендә инспекторлар «Деу-Нексия» автомобилен шикләнеп туктаткан. Авызыннан спиртлы эчемлек исе аңкып торган йөртүчесе – 39 яшьлек иргә алкотектор приборына өреп карарга кушылган. Нәтиҗәдә аңа карата беркетмә төзелгән.
Комаров урамында иртәнге өчләр тирәсендә «Ниссан Альмера» автомобиле туктатылган. Йөртүчесе – 28 яшьлек ир-аттан аракы исе килеп тору сәбәпле, аңа тикшерү ясалган. Автомобильчегә РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелгән һәм эше судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев