Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Заводта кулинар ярыш

Ростех Дәүләт корпорациясе «Техмаш» концернына кергән POZISта атаклы аш-су остасы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Юныс Әхмәтҗановның якты истәлегенә (аңа бу көннәрдә 90 яшь тулган булыр иде) багышланган татар кухнясы конкурсы узды.

Кулинар баталиядә «ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте туклану комбинатының иң яхшы пешекчеләре катнашты.
Кулинарлар ярышы төрле фронтта барды. Катнашучылар чәкчәк, өчпочмак әзерләде, токмач кисте. Пешекчеләр әзерләгән ризыкка заводта көн саен 5 меңгә якын кеше бәя бирә. Предприятиедә нәкъ менә шуның кадәр кеше эшли. Бу юлы профессиональ экспертлар да кушылды:
- Мин биредә күргәннәремнән бик канәгать. Пешекчеләр бик тырышты, күренеп тора, тәҗрибәлеләр, осталар, - ди бу өлкәдә 40 еллык тәҗрибәсе булган Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәре Лилия Байкиева.
2010 елдан башлап квартал саен биредә һөнәри осталыкка имтихан тапшыралар. Өч айга бер тапкыр туклану комбинаты ашханәләрендә Милли кухня көннәре уздырыла, максаты - завод эшчеләрен халыкларның гореф-гадәтләре, аш-сулары белән таныштыру һәм шул ук вакытта меню яңарту һәм кулланучылар ихтыяҗын өйрәнү.
- 2017 ел Татарстанда татар кулинариясе елы дип тә игълан ителде. Бу Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Юныс Әхмәтҗановның юбилее уңаеннан да эшләнде. Ул милли кухня традицияләрен торгызу, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. POZIS әлеге искиткеч инициативаны дәвам итә һәм чираттагы милли кухня көнен аның истәлегенә багышлый, - ди туклану комбинаты директоры Фирдәүсә Әхмәтова.
Милли кухня көннәре - POZIS традицияләренең иң тәмлесе, компаниядә зур популярлык казанды һәм туклану комбинаты өчен яхшы икътисади күрсәткечләр бирә. Бу чараларның үзенчәлеге шунда: яңалыклар, бөтен гастрономик нечкәлекләрен һәм бәя сәясәтен саклаган килеш, масштаблы презентацияләнә. Соңыннан иң популяр ризыклар менюга кертелә. Әмма төп нәтиҗәгә POZISның һәр кешесе тәэсир итә ала. Алар махсус таратылган анкеталарда үз фикерләрен язып калдыра.
POZIS туклану комбинаты өч ашханәне, кафены һәм POZIS территориясендәге кибетне берләштерә. Тармакта 60тан артык кеше эшли.
Эмилия Хәбибуллина, предприятиенең матбугат хезмәте җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев