Заводта да, спортта да сынатмыйлар
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы командасы «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖнең «Сәламәтлек-2018» Спартакиадасы кысасында уздырылган теннис һәм шахмат ярышларында катнашты.
Заводның 20нче цехы эшчесе Ольга Маслова хатын-кызлар арасында беренчелекне яулады.
50 яшькәчә ирләр арасында барган ярышларда завод эшчеләре барлык призлы урыннарга иреште.
Спартакиадада барлыгы 8 команда катнашты. Безнекеләр, 16,5 очко җыеп, беренче урынга лаек булды.
Ә заводның 18нче цехы хезмәткәре Константин Сутулов Санкт-Петербургта үткәрелгән II «Осенний МарафонЪ» ярышында (42 км 195 м) беренчелекне яулады. Котлыйбыз!
Фото завод сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев